-6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
26 ноябрь 2025, 11:00

Буыннарга тоз утырмасын, дисәң...

Гади генә бәрәңгенең файдасы тия.

Буыннарга тоз утырмасын, дисәң...
Буыннарга тоз утырмасын, дисәң...
Соңгы вакытта аяклар, тез буыннары авыртуга өлкән яшьтәгеләр генә түгел, яшьләр арасында да зарланучылар байтак. Бигрәк тә аяклар авыртуына ковид кичерүчеләр зарлана. Моңа көн дәвамында бик күп йөрү дә, биек үкчәле аяк киеме кию дә йогынты ясамый калмыйдыр, әлбәттә. Йөргәндә үкчәгез авыртамы, тез буыннары шыгырдыймы? Димәк, буыннарны чистартыр вакыт җиткән.

Моның өчен кабыклы бәрәңгене пешергәннән соң барлыкка килгән боламыклы су бик ярап куячак. Буыннарга тоз утырганда да әлеге кайнатманы эчү зыян итмәс. Артрит белән авыручыларга да иртән ач карынга, көндез һәм кичтән йокларга ятар алдыннан ярты стакан булса да бәрәңге суы эчү файдалы.

Шулай ук көн саен уртача зурлыктагы кабыклы 1-2 чи бәрәңгене вак угычтан чыгарып ашарга киңәш ителә. Әлеге бәрәңгене салатка, пешкән ашка салып, бүтән яшелчәләр белән ашарга да була. Бәрәңгене ашар алдыннан гына угычтан чыгарырга кирәк. Юкса, бик тиз караячак.

Германиянең Туклану институты галимнәре фикеренчә, пешкән бәрәңге суы тамактан ризык үтмәгән авырулар өчен дә бик әйбәт. Бәрәңге суын түбәндәгечә әзерлиләр: яхшылап юылган 1 килограмм кабыклы чи бәрәңгене шакмаклап турыйлар да 3 литр суда 1 сәгать 20 минут пешерәләр. Шуны көн дәвамында эчәләр.

Автор фотосы.

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас