

Үрдәк һәм каз муеннарыннан тутырма ясыйлар икән, кызлар-егетләр! Ә сез белә идегезме?
Эш тәртибе:
Муенны җәрәхәтләндерми һәм ертмый гына кисеп алырга. Бик җайлы чыга икән тиресе, сөяк өлеше кала.
Аннары үрдәк, каз эчлеген иттаркычтан чыгарырга, майлы эчәкне дә юып кушарга була. Суган, сарымсак, Адыгей тозы, төелгән кара борыч кушып, фаршны суккалап, болгатып, бер массага әверелдерергә.
Дөге бурттереп кушсагыз да ярый. Эчәк формасындагы муен тиресенә әлеге массаны тутырып, ике башын тегәргә. Майларын алмаска.
Фото: [leech=https://vk.com/sovet1001receipt]https://vk.com/sovet1001receipt[/leech]