+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
28 ноябрь 2025, 03:20

Иремнең пенсиясенә күчәргә иде

— Моннан берничә ел элек ирем вафат булды. Аның пенсиясе минекеннән шактый күбрәк иде. Мондый очракта иреңнең пенсиясенә дә күчәргә була икән, дип ишеттем. Шул дөресме?

Иремнең пенсиясенә күчәргә идеИремнең пенсиясенә күчәргә иде
Иремнең пенсиясенә күчәргә иде
─ Вафат булган ирнең пенсиясенә күчү (туендыручысын югалту сәбәпле пенсия) билгеле бер хәлләрдә генә отышлы булырга мөмкин, һәм әлеге карарны кабул иткәнче, кайбер нечкәлекләрне исәпкә алырга кирәк.
 
Мондый пенсиягә хокуклы:
 
* Эшкә сәләтсез гражданнар: яшь буенча пенсионерлар, яки инвалидлар. Тол хатыннар пенсиягә ─– 60 яшьтән, тол ирләр 65 яшьтән дәгъва итә ала.
 
* Ире үлгән вакытта аның карамагында булган яисә яшәү өчен акча чыганагын югалткан кешеләр.
 
* Эшләүче пенсионерлар туендыручысын югалту буенча пенсия ала алмый.
 
Туендыручысын югалту буенча пенсиягә фиксацияләнгән түләү картлык буенча пенсиянекенә караганда 50 процентка кимрәк. Мәсәлән, әгәр үлгән кеше ─– 18896,28 сум, ә тол хатын 12470,38 сум алган булса, иренең пенсиясенә күчкәннән соң ул якынча 15874,04 сум алырга мөмкин (фиксацияләнгән түләү кимүне исәпкә алып).
Бу очракта төньяк яки авыл стажы өчен өстәмә түләүләр булмаячак, шулай ук 80 яшькә җиткәндә пенсия артмаячак.
 
Ташламалы категорияләрдән (мәсәлән, хәрбиләрнең тол хатыннарыннан) тыш, бер үк вакытта үз пенсияңне һәм туендыручыны югалту буенча пенсияне алырга ярамый.
 
Кайчан күчү отышлы булырга мөмкин:
 
Үлгән ирнең пенсиясе тол хатынның/тол ирнең үз пенсиясеннән шактый артык булса.
Мәрхүмнең озак вакытлы стажы һәм югары хезмәт хакы булса һәм бу пенсия баллары санына йогынты ясаса.
Тол хатын/тол ир эшләмәсә һәм башка керем чыганаклары булмаса.
 
Әмма үлгән кешенең пенсиясе зур булса да, фиксацияләнгән түләү кимү һәм өстәмә түләүләр булмау сәбәпле, күчү һәрвакытта да отышлы түгел.
 

«Спутник FМ-Уфа дулкыны» музыкаль-мәгълүмати радиостанциясе берьюлы ике «Алтын микрофон» статуэткасына лаек булды.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: max.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас