Кәбестәне әчетеп тозлап була. Аш серкәсе белән әзерләнгән ризыкны бар кешенең дә ашказаны кабул итмәскә мөмкин.
Тозлау өчен ак башлы, тыгыз кәбестә кирәк. Саламлап тураган 1 кг кәбестәгә 25 г тоз, артык зур булмаган уылган кишер, 1 чәй кашыгы шикәр комы, бер чеметем укроп орлыгы салып, суы чыкканчы уыгыз. 3 литрлы банкага тыгызлап тутырып, өстен япмый гына табакка утыртып куярга кирәк. Суы бүленеп чыга башлагач, агач кашыкның сабы белән баскалагыз, тозлык шулай итеп кире банкага төшеп бетә. 3 көн бүлмә температурасында тотыгыз. Ул вакытта тозлык – бүленеп чыккан суы кайнамый башлый. Аннары салкынча урынга куегыз.
Мичкә тәгәрәткән вак бәрәңге белән тәмлелеген белсәгез! Көз, кыш айлары өчен менә дигән витамин.
Фото: vk.com/sovet1001