─ Русия Гражданнар кодексының 362нче һәм 363нче мәддәләренә ярашлы, поручительлек килешүе буенча, поручитель икенче бер затның кредитор алдындагы бурычларын тулысынча яисә өлешчә үтәве өчен җаваплылыкны үз өстенә ала. Бурычка акча алган кеше бурычын түләмәсә, кредитор алдында ул да, аның поручителе дә җавап тота.
Кодексның 1112нче мәддәсенә ярашлы, мәрхүмнең мирасына мирас ачылган көнгә булган милек хокуклары һәм бурычлары да керә. Мәрхүмнең мирасын кабул итеп алучылар аның бурычлары өчен дә җавап бирә (бурыч кабул ителгән мирас бәясенә бәрабәр булырга тиеш). Кредиторлар түләнмәгән бурычны мирасны кабул итеп алучылардан таләп итәргә хокуклы.
Әгәр мәрхүмнең мирасы бөтенләй юк яисә әлеге бурычны капларлык булмаса, кредитны түләү бурычы тулысынча яисә өлешчә бетерелә.