-6 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
8 декабрь , 14:30

Файдалы “кышкы” эчемлекләр турында беләсезме?

Табиб-гастроэнтеролог киңәшләренә колак салыгыз.

Файдалы “кышкы” эчемлекләр турында беләсезме?
Файдалы “кышкы” эчемлекләр турында беләсезме?
Гастроэнтеролог Дарья Утюмова сәламәтлек өчен файдалы “кышкы” эчемлекләр турында сөйләде.

Мәсәлән, ул шундый эчемлекләрнең берсенә без яратып эчә торган чәйне кертә. Чәй дарчин, канәфер һәм хуш исле кара борыч белән файдалырак була, дип билгели ул. Мондый эчемлекнең ялкынсынуга каршы һәм антиоксидант тәэсире көчле.

Ә менә имбир, бал һәм лимон, табиб сүзләренчә, аларда аскорбин кислотасы һәм В төркеме витаминнары булу сәбәпле, кан әйләнешен яхшыртырга һәм организмның иммун системасын ныгытырга ярдәм итәчәк. “Шулай ук, бәбрия (розмарин), бөтнек, эхинацея кушып ясалган үлән чәйләре әзерләргә мөмкин", — дип ассызыклый белгеч.

Өстәвенә, табиб кышын бал һәм дарчин кушылган кайнар шоколадны файдалы эчемлек дип атады. Шулай ук, ул груша сутына дарчин, канәфер, бадьян кушылган алкогольсез хуш исле глинтвейн әзерләргә киңәш итә.

Автор фотосы.


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас