-6 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
9 декабрь , 11:15

Ябыгыр өчен нинди су эчәргә?

Аны дөрес сайларга гына кирәк.

Ябыгыр өчен нинди су эчәргә?
Ябыгыр өчен нинди су эчәргә?
Шешәдән су эчү бүген аеруча модада — ул сәламәт тормыш алып баруны күрсәтүче бер билге. Бигрәк тә ябыгырга теләп, диетага утыручылар сулы шешәне куллыннан ычкындырмый. Алар көненә литр ярым яки аннан да күбрәк су эчә. Шешәдәге суны ничек итеп дөрес сайларга соң?
Шешәдәге эчә торган су (питьевая) — җир астындагы һәм өстендәге чыганаклардан алына. Чистартылганнан соң, макро- һәм микроэлементлар белән баетыла. Андый су эчәргә дә, ашарга пешерергә дә ярый. Ул 5, 10, 20 литрлык зур савытларда да сатыла.
Дәвалаучы су (лечебная) — анда минераль тозлар күп. Мондый суны сусылны басу өчен эчәргә киңәш ителми. Дәвалану өчен эчәләр.
Минераль су (минеральная) — җир астындагы чыганаклардан алына, аның составында бары тик табигый тозлар гына. Әгәр бер литр суда бер граммнан да азрак тозлар булса, аны ашханә суы дип тә йөртәләр. Бу суны рәхәтләнеп эчәргә була.
Минеральләштерелгән су (минерализованная) — шундый ук шешәдәге чистартылган су, тик макро- һәм микроэлементлар белән баетылган була.
Дәвалау-ашханә суы (лечебно-столовая) — бер литр суда 1дән 10 граммга кадәр эрегән тозлар була. Бу су сусаганда эчү өчен генә түгел, дәвалану өчен дә ярый. Бары тик табиб белән киңәшләшергә кирәк.
Пластикмы, әллә пыяла шешәме?
Шешәдә экономия ясарга теләгән вак предпрятиеләр суны очсызлы пластикка салырга мөмкин. Андый суга пластиктан зарарлы катнашмалар тарала. Эре предприятиеләр мондый хәлгә юл куймый.
Пыяла савыттагы су яңа шешәгә тутырылган очракта гына чиста һәм файдалы була. Үзләренең “фирменный” шешәсе булган ышанычлы җитештерүчеләр, гадәттә, шулай эшли дә.
Ничек сакларга?
Сулы шешәгә кояш нурлары төшәргә тиеш түгел. Ачылмаган шешә 0 дән 35 градус җылылыкка кадәр булган температурада саклана. Ачылган шешәне 5 тәүлек суыткычта тотарга мөмкин.

Автор фотосы.


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас