-6 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
10 декабрь , 15:00

Әгәр баздан алган банка ачылмаса...

Аны ачуның җиңел генә юлы бар.

Әгәр баздан алган банка ачылмаса...
Әгәр баздан алган банка ачылмаса...
Кыш башлангач та кар базына урнаштырган байлыкны берәмләп өскә ташый башлыйбыз. Компотлар, салатлар, тозлы-борычлы банкалар, ни генә юк уңган хуҗабикәнең базында!

Кайчагында менә шул банкаларны ачу гына проблемага әйләнә. Сүз, әлбәттә, кул белән борып ябыла торган капкачлы банкалар турында бара. Алар базда сакланган вакытта вакуум нәтиҗәсе йогынтысында тагын да ныграк тыгызлана һәм андый капкачны ачу авырлаша.

Кайберәүләр капкач астына кашык яисә пычак очын тыгып, анда һава кертергә тырыша. Тик бу бик уңышлы килеп чыкмый, капкач бөгелеп кенә бетә. Әгәр капкачка канцелярия резинкасы кидерсәң, аны тотканда кул шуып китмәячәк. Тик бер мөһим шарты бар: ачканда капкачны түгел, банканы әйләндерергә кирәк.

 
Фото: povar.ru

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас