Бу дөньяда бер нәрсә дә мәңгелек түгел. Адәм баласы көннәрдән бер көнне барлык мөлкәтен, байлыгын калдырып, дөньядан китә. Аның гомер буе җыйган мал-мөлкәте кемнәргә кала? Бүген шушы һәм башка четерекле мәсьәләләр турында сөйләшик.
Нәрсәләр керә?
Акча һәм кыйммәтле кәгазьләр: банклардагы кертемнәр, акцияләр, облигацияләр, кулакча.
Күчемсез милек: фатир, йорт, җир участогы, дача, гараж.
Милек хокуклары: бизнестагы өлеш, интеллектуаль милеккә хокуклар (мәсәлән, патентлар яисә авторлык гонорарлары).
Транспорт чаралары: автомобиль, мотоцикл, көймә.
Башка милек: мебель, техника, кыйммәтле әйберләр, сәнгать әсәрләре.
Бурычлар: кредитлар, займнар, ипотека һәм җыелган алимент бурычлары.
Нәрсәләр керми?
Мирас алучының шәхесе белән бәйле хокуклар һәм бурычлар: мәсәлән, дәүләт бүләкләре, алимент түләү, шәхси ташламалар һ. б.
Кемнәр дәгъва итә ала?
Русиядә мирас алуның ике төп ысулы бар: васыятьнәмә буенча һәм закон нигезендә. Кеше үзе исән чагында, законда күрсәтелгән формада васыятьнамә төзеп, мөлкәтен үзе теләгән кешеләргә (хәтта туганына да булмаска мөмкин), оешмага яисә дәүләткә калдырырга мөмкин. Ул, шулай ук, сәбәпләрен аңлатмыйча, законлы варисларның берәрсен мирастан мәхрүм итә дә ала.
Васыятьнамә нотариус раслагач кына үзенең юридик көченә керә. Ул расланып, ярты ел узганнан соң гына милек хокукына ия булырга мөмкин. Васыятьнамәне кайчан яздыруга карамастан, милек хуҗасы үзенең күчемсез милкенә исән чагында үзе хуҗа. Аны үз фатирыннан беркем дә чыгарып җибәрә алмый, бу закон белән тыела.
Васыятьнамә булганда, закон буенча мирас алып булмый.
Шулай да...
Мирастан мәҗбүри өлешкә хокуклы затлар да бар. Алар – вафат булган кешенең балигъ булмаган балалары, шулай ук аның эшли алмаучы балалары, ата-анасы һәм ире (хатыны). Бу хокукка аның үз балалары гына түгел, уллыкка алынган балигъ булмаган һәм эшли алмаучы балалары да ия. Шулай ук, вафат булган гражданны уллыкка алучылар да (эшли алмый торган) мирастан өлешкә хокуклы.
Моннан тыш, мирастан мәҗбүри өлешкә хокук вафат булган граждан иждивениесендә булган эшли алмаучы гражданнарга да бирелә.
Закон буенча кемнәргә тиеш?
Әгәр васыятьнамә калдырылмаган икән, мал-мөлкәт закон буенча бүленә. Барлыгы сигез варис чираты бар.
Беренче чират варислары: милек хуҗасының хатыны яисә ире, балалары, әти-әнисе. Әгәр мирас хуҗасының берәр баласы үзе үлгәнче вафат булса, мирасның ул баласына тиешле өлеше оныгына күчә.
Аларның берсе дә булмаса, мал-мөлкәт икенче чираттагы варислар арасында бүленә, алар мәрхүмнең бертуган абый-апасы, энесе-сеңлесе булырга мөмкин. Инде болары да юк икән, мирас малында бакыйлыкка күчкән кешенең әти-әнисе белән бертуган абый-апасы, эне-сеңеле һәм аларның балаларының да өлеше бар – болар барысы да варислар.
Һәр чиратның варислары алдагы чиратныкылар булмаган очракта гына мирас хокукына ия була (алар үлгән, мирасны кабул итмәгән, аннан баш тарткан яисә лаек түгел дип танылган – мәсәлән, балалардан калган мираска ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән ата-ана ия була алмый).
Әгәр йорт ир исемендә булса...
Милек хуҗасы вафатыннан соң аның байлык-мөлкәте барлык варислар арасында да тигез бүленәме? Юк. Законлы никахта гомер иткән ир белән хатынның хокуклары аерым рәвештә яклана. Исән булган ир яисә хатынга закон нигезендә никах вакытында тупланган милекнең яртысы – 50 проценты тиеш. Ә калган яртысына исән булган ир яисә хатын, балалары һәм мәрхүмнең ата-анасы тигез өлештә дәгъва итә.
Ничек рәсмиләштерергә?
Мирасны рәсмиләштерүне башлап җибәрү өчен вафат кешенең соңгы теркәү урыны буенча нотариуста мирас эше ачарга кирәк. Нотариаль контораның адресын шәһәр яисә төбәк Нотариаль палатасыннан белергә мөмкин. Төбәк палаталары элемтәләре Федераль нотариаль палата сайтында бар.
Закон буенча, нотариус эш ачылганнан соң бер эш көне эчендә васыятьнамә бармы-юкмы икәнен тикшерергә һәм аның эчтәлеген өйрәнергә тиеш. Әгәр сез васыятьнамәдә телгә алынган булсагыз һәм нотариус сезнең эш яисә өй адресыгызны, телефоныгызны белсә, ул сезнең белән элемтәгә керергә тиеш – васыятьнамәне төзегән кеше нотариуска варисларның контактларын калдыра.
Соңга калмагыз!
Күпләр, мирасны милек иясе вафатыннан соң алты ай узгач рәсмиләштерергә кирәк, дип ялгыша. Чынлыкта исә моны алты ай узганчы эшләргә кирәк. Аннары үз хокукларыңны суд аша гына юллап булачак. Анда да кешегә бер генә мөмкинлек бирелә. Шушы бер мөрәҗәгать итүдә мирасны вакытында рәсмиләштермәвеңне җитди сәбәпләр белән дәлилләргә кирәк. Җитди сәбәпләр юк икән, мирастан колак кагасың.
Ә ипотекадагысы?
Милек иясе вафат булгач, аның ипотекага алынган фатиры да, аның түләү буенча барлык бурычлары да вариска күчә. Ипотека алган вакытта милек иясенең гомере иминиятләнгән булса, куркыныч түгел. Гомере иминиятләнмәгән очракта, кредитны вариска түләп бетерергә туры киләчәк.
Тагын шунысын да искәртү кирәк: бездә мирасны өлешләп кенә кабул итеп булмый. “Мирасчының ипотекадагы фатиры кирәкми, шәһәр янындагы йортын гына алам”, – дип сайлана алмыйсың. Мирасны кабул итү килешүен имзалагансың икән, аны барлык бурычлары белән кабул итәргә ризалык бирәсең дигән сүз.
Шуңа да мирасны кабул иткәнче мәрхүмнең нинди бурычлары калганын ачыкларга кирәк. Кредитлар, займнар, алимент бурычлары һәм башка күп кенә финанс бурычлары милек белән бергә варисларга күчә. Карар кабул иткәнче финанс анализы үткәрергә кирәк: барлык мөлкәт бәясен һәм бурычлар күләмен бәяләгез. Әгәр бурычлар керем бәясеннән артып китсә, сез мирастан баш тарта аласыз.