Буй-сыныгызны матурлау өчен кыйммәтле тренажер урынына гади сикергеч (скакалка) сатып алыгыз. Арзан да, нәтиҗәле дә.
Кул тиресенә чи йомырка агын сөртсәң, кул йомшарып, нәфисләнеп китәр.
Күз кабаклары шешенеп торса, 15 минутка ак чәчәк төнәтмәсендә чылатылган мамык кисәкләрен куеп торыгыз.
Йоклый алмый интеккәндә, карагай яки чыршы күркәсен ике уч белән ышкысагыз, бер нинди йокы даруы кирәкмәс.
Әгәр кулыгызга чүп керсә, бананның кабыгын эчке ягы белән төнгелеккә бәйләп куярга кирәк. Иртән чүпне тартып алуы җиңелләшә.
Бавырны тазарту өчен көн дә иртән ашаудан 20 минут алда бер бал калагы бал кабып, йотмыйча, суырып йөрергә кирәк.
Чәчләрне ныгыту һәм куактан котылу өчен юганда шампуньга бер төймә аспирин төеп салыгыз, чәчегез ялтырап һәм кабарып китәр.
Автор фотосы.