-6 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
14 декабрь , 09:55

Банк акча бирми

─ Зур гына суммада акча кирәк булгач, банкоматтан акча алырга уйладым. Әмма 50 меңнән артык алып булмады. Моның сәбәбе нидә икән?

Банк акча бирми
Банк акча бирми

─ 50 мең сумнан артык акча алу омтылышыннан соң блокировкага эләкмәс өчен русиялеләргә операция алдыннан банк белән киңәшләшергә кирәк. Дебет картасы буенча акча салдыру өчен лимитлар, гадәттә, тәүлегенә 100дән 300 мең сумга һәм аена өч миллион сумга кадәр тәшкил итә. Премиаль клиентларның лимитлары югарырак, әмма күчерүләр шикле булса, банклар якындагы 48 сәгатькә 50 мең сумга кадәр лимит кертә ала.
 
Моннан тыш, әгәр карта хуҗасы элек мошенниклык схемаларында шикләнелгән яисә катнашкан булса, лимит аена 100 мең сумга кадәр чикләнергә мөмкин.
Мошенникларга каршы чаралар көчәйтелгәннән һәм Русия Банкы тарафыннан сәер күчерүләр турында сигнал бирүче тугыз яңа билге кертелгәннән соң, төрле банк клиентларыннан аларның исәпләрен һәм шәхси кабинетка керү мөмкинлеген блоклау турында шикаятьләр теркәлә. Шуңа күрә тикшерү вакытында акчасыз калмас өчен алдан ук банк белән киңәшләшү хәерле.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас