Декабристка якты, ләкин таркау яктылык кирәк. Чүлмәкне төньяк, көнчыгыш яки көньяк-көнчыгыш тәрәзә төбенә урнаштыру оптималь.
Чәчәк ату чорында температура +18 °стан +20 °С ка кадәр оптималь. Әгәр, чәчәк бөреләр булганда температура кинәт түбәнәйсә, декабрист барлык бөреләрен һәм чәчәкләрен коярга мөмкин.
Чәчәк аткан вакытта атнага 2 тапкыр су сибәргә кирәк. Су сибү арасында туфракның өске катламы кибәргә тиеш.
Чәчәк атканда су бөркемгә ярамый, чөнки бөреләргә су тамчылары эләгү аларның шиңүен тизләтә.
Гөлне ике атнага бер калий һәм фосфорлы комплекслы минераль ашлама белән тукландырырга кирәк. Тукландыру өчен махсус кактуслар һәм орхидеяларга дигән ашламалар кулланырга мөмкин.
Чәчәк аткан чорында гөлне башка урынга күчерергә, боргаларга киңәш ителми. Гөл чәчәк бөреләрен, чәчәкләрен коячак.
Ә сез мондый гөлне үстерәсезме?
Фото: социаль челтәрдән.