Замиокулькас – затлы, шул ук вакытта артык игътибар сорамаучы бүлмә үсемлеге. Ләкин бөтенләй игътибарсыз калдырганда, аның яфраклары саргая башлый.
Иң беренче һәм төп сәбәп – артык су сибү. Дымлы чүлмәктә тамырлар сулый алмый һәм чери башлый. Дымлы һәм салкын туфракта авырулар үрчү өчен менә дигән шартлар туа. Башта алар тамырларны, ә аннары бөтен үсемлекне зарарлый.
Икенче сәбәп – бүлмәдә үтәли җил һәм салкынча булу. Замиокулькас – җылылык сөюче үсемлек, салкын һава аңарда стресс тудыра.
Өченче сәбәп – бу гөлне корткычлар ярата. Кара бетләр (тля) һәм талпан – замиокулькаста ешрак нәкъ менә алар утыра. Аларның барлыгын ачыклау өчен яфракның аскы өлешен карагыз, бөрчекләр, тишекләр яисә пәрәвез җепләре булу-булмавын игътибар белән карагыз.
Дүртенче сәбәп – һаваның артык коры булуы. Мондый проблема белән еш кына кышкы чорда очрашырга мөмкин. Һаваның дымлылыгын арттыру өчен гөл янына сулы савыт куегыз.
Бишенче сәбәп – көн дәвамында кояш яктысында торган гөлнең дә яфраклары саргая.
Алтынчы сәбәп – туклану җитмәү яисә артык булу. Замиокулькаста азот, калий, магний һәм тимер дефициты ешрак барлыкка килә. Бу очракта үсемлекне суккулентлар һәм кактуслар өчен билгеләнгән комплекслы ашлама белән тукландырырга мөмкин. Ләкин моны катгый рәвештә инструкция буенча эшләргә кирәк, чөнки туфракка ашламаларның югары концентрациясен кертсәң, тамырларны яндыра һәм яфраклар саргая башлый.
Җиденче сәбәп – озак күчереп утыртмау. Бу очракта чүлмәк еш кына кечерәя, ә туфракта туклыклы матдәләр калмаган була.
Автор фотосы.