Әгәр тамак йотып та булмаслык шулкадәр нык авырта икән, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый, мөмкин кадәр тизрәк табибка барырга кирәк, дип белдерә медицина фәннәре кандидаты, оториноларинголог, эксперт Владимир Зайцев.
Эксперт сүзләренчә, тамак төкерек тә йотып булмаслык нык авыртканда, түзәргә ярамый. Сүз тамак төбенең арткы стенасындагы ялкынсыну турында барырга мөмкин, ул үзеннән-үзе үтми. Кеше вакытында дәваланмаса, хәле тиз начараячак, дип кисәтә табиб, шуңа күрә мөмкин кадәр тизрәк медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Лор антибактериаль препаратлар белән дәвалау билгеләячәк.
Белгеч, икенче хәвеф билгесе буларак, тамак авырту белән бергә сулыш алу авырлашуын атый. Ул лайлалы тышчаның шешүе һәм сулыш торбасының тараюы аркасында барлыкка килә.
Шулай ук, табиб, әгәр кешедә, тамак авыртуыннан тыш, авыздан начар ис, хәлсезлек барлыкка килсә, табибка баруны озакка сузмаска киңәш итә.
Белгеч, шулай ук, фаринголарингит вакытында табибка мөрәҗәгать итәргә куша, бу очракта, тамак авыртудан тыш, тавыш та үзгәрә. Дәваланмасаң, бу хәл тавышны тулысынча югалтуга китерергә мөмкин, ди табиб.
Автор фотосы.