Салкын тиюнең беренче билгеләре күзәтелгәндә бер суган алыгыз. Юрган яки зур сөлге белән капланып, шуның астында суганның башта кабыгын, аннары һәр катламын салдырыгыз. Күзегездән яшь акса да түзегез. Әлеге процедураны йоклар алдыннан башкару яхшы.
Вируслы авырулар котырган чорда лаванда, яшел чәй, әрем яки ак чыршы эфир майлары сеңдерелгән кулъяулык иснәү дә файдалы. Янәшәгездәге кеше төчкерсә, йөткерсә бигрәк тә. Эш өстәленә берничә тамчы эвкалипт мае тамызу да комачауламас.