-6 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
18 декабрь , 21:45

Хатын-кызлар өчен иң яхшы эчемлекләр

Әзерләү катлаулы түгел, иренмәскә генә кирәк.

Хатын-кызлар өчен иң яхшы эчемлекләр
Хатын-кызлар өчен иң яхшы эчемлекләр

1. Лимонлы җылы су артык авырлыкны киметергә, организмнан токсиннарны чыгарырга, иммунитетны, тире торышын һәм ашкайнатуны яхшыртырга ярдәм итә.

2. Кура җиләге яфракларыннан чәй хатын-кызларның репродуктив системасын көйли. Ул аналыкны ныгыта, шуның аркасында күрем, бала табу һәм климакс җиңелрәк уза.

3. Куркума белән сөт барлык гормоннарны баланслый, иммун системасын ныгыта, ашкайнатуны яхшырта, салкын тиюне дәвалый. 200 грамм кайнар сөткә ярты чәй калагы куркума кушарга кирәк, бал өстәргә дә була.

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас