─ Башта ук шул билгеле булсын: закон буенча, эш бирүче бәхетсезлек очрагы турында вәкаләтле органнарга мотлак хәбәр итәргә тиеш. Җиңелчә җәрәхәтләнгәндә ул Социаль фондка хәбәр юллый, авыр яра яисә үлем очрагында Социаль фондка, бәхетсезлек очрагы булган урын буенча Дәүләт хезмәт инспекциясенә, прокуратурага, муниципалитетка хәбәр итә. Моны ул тәүлек эчендә эшләргә тиеш. Әгәр хәбәр юк икән, бу имгәнү очрагын яшерү дип атала.
Еш кына эшендә зыян күрүчеләр тиешле вакыт узгач кына, җитәкчелектән вәгъдә ителгән ярдәм чараларын алалмыйча, Дәүләт хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итә. Анда травматизм фактын аның авырлыгына бәйсез рәвештә тикшерәләр. Әгәр очрак җитештерү белән бәйле дип таныла икән, аның нәтиҗәләре буенча Н-1 акты төзелә.
Тик проблема шунда: кыйммәтле вакыт еш кына үткән була, чөнки үткәрелгән тикшерүнең объективлыгы бәхетсезлек очрагы турында мәгълүматны никадәр тизрәк алуга бәйле. Хезмәткәрләр булган хәл турында бер-ике елдан соң да хәбәр итә, тикшерү, әлбәттә, үткәрелә, аның чикләнгән срогы юк, әмма инде шаһитларны табу, барлык хәлләрне ачыклау кыен. Шуңа күрә тиешле мәгълүмат белән мөмкин кадәр иртәрәк мөрәҗәгать итү яхшырак.