-11 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
10 гыйнвар , 16:25
1

Кемнәр эшләргә тиеш?

─Бәйрәмдә эшкә чыгарга кушмакчы булалар. Минем бу көннәргә планнарым башка иде. Җитәкчелек кемнәрне эшкә чыгара ала?

Кемнәр эшләргә тиеш?
Кемнәр эшләргә тиеш?
─ Русиядә закон буенча эш бирүчеләр хезмәткәрләрне рәсми бәйрәмнәрдә, шул исәптән Яңа ел ялларында да, эшләргә мәҗбүр итә алмый. Хезмәткәрнең ризалыгы бәйрәм көннәрендә эшкә чыгуның төп шарты булып тора. Әгәр хезмәткәр Яңа ел ялларында эшләүдән баш тарта икән, эш бирүче аңа басым ясарга хокуклы түгел. Ә инде 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәрге чорда эшләгән өчен, әгәр хезмәт өчен түләү системасында башкасы каралмаган булса, ким дигәндә икеләтә күләмдә түләнергә тиеш.
 
Шул ук вакытта, ял һәм бәйрәм көннәрендә, хәтта алар риза булганда да, эшкә җәлеп итү тыелган эшчеләр категориясе бар. Алар исәбенә йөкле хатын-кызлар һәм балигъ булмаган хезмәткәрләр керә. Исемлекләре аерым норматив актлар белән билгеләнелүче иҗади һөнәр вәкилләре өчен генә искәрмә ясала.
Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас