– Авылда эшләүче хатын-кызлар өчен эш бирүче кыскартылган эш атнасы (36 сәгать) билгеләргә тиеш, ә хезмәт хакы 40 сәгатьтәге кебек саклана. Һәм монда һөнәр түгел, ә нәкъ менә яшәгән урын мөһим, бу Русия Хезмәт кодексының 263.1 мәддәсендә төгәл күрсәтелгән. Шундый ук гарантия ерак Төньяк районнарында яки аларга тиңләштерелгән җирлекләрдә эшләүче хатын-кызларга карата да гамәлдә.
Мондый хокук бозуга юл куйган эш бирүчегә шуны аңларга кирәк: авыл хезмәткәренә хокуксыз рәвештә 40 сәгатьлек эш атнасын билгеләгәндә дүрт сәгатьлек аерма, Русия Хезмәт кодексының 152 мәддәсе таләпләре нигезендә, өстәмә эш (беренче ике сәгатьтә ─– бер ярым, аннан соңгы сәгатьләрдә — икеләтә күләмдә) буларак түләнергә тиеш.
Шунысы да билгеле булсын, эш бирүче, шулай ук, авыл эшчеләренә (хатын-кызларга), хезмәт хакын сакламыйча, айга бер өстәмә ял көне бирергә тиеш. Әлеге гарантия шулай ук Хезмәт кодексында билгеләнгән.
Фото: bash.news