Аякта гөмбәчек булса бик кыен, без менә болай дәваландык (әгәр азган булса):
1. Аякны яхшылап парландырып юарга, иң яхшысы кер сабыны белән.
2. Сезгә туры килгән махсус крем, я мазьны сөртергә (кандид, экзодерил, акридерм яхшы).
3. Аяк киемнәрен махсус гөмбәчеккә каршы ультрашәмәхә киптергеч белән киптерергә.
4. Носкиларны кер сабыны белән юарга.
Әгәр профилактика өчен икән һәм артык борчымаса, халык чаралары да җитә:
- тозлы суга тыгып утыру (морская соль);
- эштән кайткач гел кер сабыны белән юу;
- алма серкәсе сөртү;
- перекись белән сөртү;
- канлы үлән сөртү.
Фото: bashinform.ru