Тәҗрибәле бакчачылар орлыклар утыртканда яшелчәләрнең үсешенә Айның тәэсире булуын элек-электән белгән. Яңа гына бакчачылык белән шөгыльләнә башлаучыларга да моны исәпкә алырга кирәктер.
Үсентеләрне өйдә үстерүчеләр помидор, баклажан, татлы борычның беркадәр өлешен иртәрәк утырта ала. Шулай ук, петуния орлыкларын да иртәрәк утырту яхшырак. Җәй башында ук алар чәчкәгә төренеп утырачак.
Үсеп килүче Ай 21-23 гыйнвар көннәрендә — Балык, 26-27 гыйнварда — Үгезбозау, ә 30-31 гыйнварда Кысла йолдызлыгында булачак, димәк, орлык чәчү өчен бу айда иң уңышлы көннәр санала.
24 һәм 25 гыйнварда орлык чәчү өчен уңышлы көннәр саналмый, бу вакытта Ай Кучкар йолдызлыгында булачак.
Бакчачыларга тагын бер киңәш:
Ай туган һәм тулган көннәрдә бакчачыларга чәчү, күчереп утырту эшләре белән шөгыльләнергә ярамый. Орлыкларыгыз шытып чыкмаска, түтәлгә чыгарып утырткан үсентеләрегез авырып утырырга мөмкин.
Автор фотосы.