Вакытында түләгез
Торак-коммуналь хезмәтләр һәм капиталь ремонт өчен вакытында түләү – фатир хуҗасының төп бурычы. Бу су, газ, электр, җылылык өчен түләүгә генә түгел, капиталь ремонт өчен ай саен кертелә торган түләүләргә дә кагыла. Әлеге акчалар йортны төзекләндерүгә, мәсәлән, лифтны яңартуга яки түбәне ремонтлауга тотыла.
Хәтта фатирда беркем яшәмәгән очракта да, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә кирәк. Түләүләрне тоткарлау пеня, штрафлар исәпләүгә һәм хәтта газ, су, электрны өзүгә китерергә мөмкин. Шуңа күрә түләүләрне кичектермәү хәерле.
Аварияләргә юл куймагыз
Фатирның техник торышы өчен милек хуҗасы җаваплы. Эчке коммуникацияләр, мәсәлән, агып торган кран яки төзексез радиатор сезнең милеккә генә түгел, күршеләргә дә зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә түбәндәгеләрне истә тотыгыз:
Суүткәргечләрне һәм җылыту системаларын даими рәвештә тикшерегез, бигрәк тә яңа сезон башланыр алдыннан.
Вак җитешсезлекләрне вакытында төзәтегез, авария хәлен булдырмагыз.
Уртак, димәк, сезнеке дә!
Күпфатирлы йорт – ул сезнең фатир гына түгел, ә бинадагы уртак мәйданнар да. Фатир хуҗалары бергәләшеп йорттагы бөтен нәрсә өчен җаваплы:
фасад, лифт, чарлак, подвал;
йорт яны территориясе – эскәмияләр, урналар, газоннар.
Башка яшәүчеләр яки идарәче компания белән килешмичә, уртак милекне үз белдегегез белән үзгәртергә яки биләргә ярамый. Мәсәлән, кондиционерны фасадта урнаштыру яки балконга тәрәзә кую өчен рөхсәт кирәк булачак.
Онытмагыз, уртак милеккә зыян китергән өчен гаепле хуҗа үз исәбеннән түләргә тиеш.
Җаваплылык
Сез фатирда булган һәр нәрсә өчен җаваплы. Янгын яки су басу очрагында зыянны хуҗа капларга тиеш булачак. Хәтта фатирда арендаторлар яшәсә дә, зыян күргән күршеләргә зыянны нәкъ менә хуҗа кайтарырга тиеш.
Шуңа күрә фатирны арендага бирер алдыннан аның торышын тикшерегез һәм көтелмәгән хәлләрдән саклану өчен арендаторлар белән даими элемтәдә торыгыз.
Керү мөмкинлеге булсын
Фатирда барысы да сезнең җаваплылыкта түгел. Гомум йорт коммуникацияләрен карау һәм төзекләндерү өчен идарәче компания яки авария хезмәте хезмәткәрләренә фатирга керү мөмкинлеген бирегез.
Аларны кертүдән баш тартмагыз: бу – хуҗаның турыдан-туры бурычы һәм тоташ йортның иминлеге мәсьәләсе.
Чисталык һәм тәртип саклагыз
Фатирның чисталыгы – сезнең шәхси эшегез генә түгел. Бөҗәкләр, тәмсез исләр һәм артык шаулы кондиционер санитария нормаларын бозу булып тора. Моның шикаятьләргә һәм хәтта судка китерүе мөмкин. Исегездә тотыгыз, әгәр сезнең гамәлләрегез күршеләргә яшәргә комачауласа, алар судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Торак бинада санитария кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык каралган. Проблемаларга юл куймагыз һәм фатирыгызны чиста һәм тәртиптә тотыгыз.
Тынлыкны бозмагыз
Төрле төбәкләрдә көндезге һәм төнге вакыт төрлечә билгеләнә. Мәсәлән, Мәскәүдә төнге вакытта – 23:00тән 7:00 сәгатькә кадәр тавышланырга ярамый. Шулай ук ял көннәрендә һәм эш көннәрендә ремонт эшләре өчен дә чикләүләр бар.
Якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә, эш көннәрендә дә 19:00дән 9:00 сәгатькә кадәр тавышланырга ярамый. Тагын көн уртасында 13:00тән 15:00 сәгатькә кадәр тәнәфес ясарга кирәк.
Башкалабыз Уфада эш көннәрендә – 23:00тән 7:00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәмнәрдә 23:00тән 9:00 сәгатькә кадәр тавышлану тыела. Штраф – физик берәмлекләр өчен 2-* мең сумга кадәр.
Көчле музыка кую, ремонт эшләү яки төнге сәгатьләрдә кичәләр үткәрү административ җаваплылык өчен сәбәп булырга мөмкин.
Әгәр фатирда ремонт планлаштырсагыз, күршеләрне алдан кисәтегез һәм эшләрне рөхсәт ителгән вакытта тәмамлагыз.
Яңадан планлаштыруны килештерегез
Фатир планында төп конструкцияләргә яки гомум йорт системаларына кагылышлы теләсә нинди үзгәрешләрне урындагы власть органнары белән килештерергә кирәк.
Моның өчен:
* Лицензияле белгечләрдән яңадан планлаштыру проектын эшләтегез.
* Рөхсәт алу өчен хакимияткә документлар тапшырыгыз.
* Аларның карарын көтегез һәм аннары гына ремонтны башлагыз.
* Рөхсәтсез яңадан планлаштыру штрафларга китерәчәк һәм бинаны элекке хәленә кайтарырга туры киләчәк.
Исәпләү приборларының төзеклеген тикшерегез
Су һәм газ исәпләгечләрнең төзеклеге – сезнең җаваплылыгыгызда. Хуҗа түбәндәгеләрне башкарырга тиеш:
* Исәпләү приборларының төзеклеген даими рәвештә тикшереп торыгыз.
* Җайланма ватылган очракта тиешле хезмәтләргә хәбәр итегез.
* Исәпләү приборларын вакытында алыштырыгыз.
* Искәрмә: 2020 елның 1 июленнән башлап электр исәпләгечләрен тикшерү һәм алыштыруны энергетика компанияләре башкара.
Дөрес файдаланыгыз
Күпфатирлы йортта фатир яшәү өчен билгеләнгән. Аны салым түләп, рәсми рәвештә арендага бирергә мөмкин. Әгәр бу күршеләрнең хокукларын бозмаса, фатирны һөнәри эшчәнлек өчен дә кулланырга ярый (мәсәлән, репетиторлык).
Ләкин фатирны хостелга, кунакханәгә яки остаханәгә әверелдерергә ярамый, бу – законны бозу.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.