-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
25 гыйнвар , 09:05

Үсмерләрне дә утырта алалармы?

─ Соңгы вакытта яңалыкларда яшьләр мессенджерларда акча эшләү турында белдерүләр таба дигәнне еш ишетергә була. Чынлыкта исә өлкән җинаятьчеләр реаль эш урынына аларга акчага нинди дә булса объектка ут төртергә тәкъдим итә ала. Балаларның мондый тәкъдимнәргә кабуы мөмкин. Моның өчен хәтта балигъ булмаганнарны да төрмәгә утырта алалармы?

Үсмерләрне дә утырта алалармы?
Үсмерләрне дә утырта алалармы?
11 ноябрьдә Дәүләт думасы соңгы өченче укуда диверсия эшчәнлеге өчен җәзаны катгыйландыру һәм мондый җинаятьләр өчен җинаять җаваплылыгы яшен 16дан 14 яшькә кадәр киметү турында закон кабул итте.
 
Әлеге чара безнең заман чынбарлыгы, СВО уздыру һәм көнбатыш илләренең Русиягә карата дустанә булмаган сәясәте белән бәйле. Соңгы берничә елда безнең илдә диверсияләр саны күп тапкырлар артты, бу барлыкка килгән хәвефләргә җавап итеп өстәмә хокукый механизмнар булдыру зарурлыгын тудырды. Ахыр чиктә сүз барыбызның да хәвефсезлеге турында бара.
Документ җинаять-хокук чараларының тулы бер комплексын үз эченә ала. Аерым алганда, мондый җинаятьләр өчен вакыт үтү белән вакыты чыгу һәм шартлы хөкем итү, яки йомшаграк җәза билгеләү гамәлдән чыгарылды. Баланы диверсия яки теракт кылуга җәлеп итү, вербовкалау өчен җәза гомерлеккә иректән мәхрүм итүгә кадәр катгыйландырылды.
 
Алда әйтелүенчә, яңа закон террорчылык яки диверсия эшчәнлегенә булышлык күрсәткән, аны гамәлгә ашыру максатларында укулар узган, диверсия төркемен оештырган һәм анда катнашкан өчен җинаять җаваплылыгы яшен 14 яшькә кадәр киметүне күздә тота.


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас