- Без аны болай пешерәбез, - ди җырчы. - 2 стакан җылы кефир, 1 стакан үсемлек мае, 1 пакет коры чүпрә, 1 бал калагы тоз, 2 аш кашыгы шикәр, 6-7 стакан онга камыр басып, аны җылы урынга күпертергә куябыз.
Иттарткычтан чыгарылган симез елкы итенә вак итеп турап суган салабыз. Тәменчә тоз, борыч өстибез. Әзер фарш сыеграк булсын өчен кайнаган су салабыз.
Камыр тишелмәскә, әмма мөмкин кадәр юка булырга тиеш, шулай иткәндә ите пешеп өлгерә. Аны вак түгәрәкләр итеп җәябез, фаршны салып, уртасында тишек калдырып бөрәбез. Майлы табада тишеген аста калдырып кыздырып алабыз, әйләндергәч, капкач каплап пешерәбез.
Фото: социаль челтәрдән.