Тәҗрибәле бакчачылар орлыклар утыртканда яшелчәләрнең үсешенә Айның тәэсире булуын элек-электән белгән. Яңа гына бакчачылык белән шөгыльләнә башлаучыларга да моны исәпкә алырга кирәктер.
Үсентеләрне өйдә үстерүчеләр помидор, баклажан, татлы борычның беркадәр өлешен иртәрәк утырта ала. Шуны искә алыгыз, үсеп килүче Ай вакытында орлык чәчү өчен уңышлы көннәр санала.
2 февральдән соң Ай кими башлый. Кимүче Ай 8-10 февральдә Чаян йолдызлыгында булачак, димәк, орлык чәчү, гыйнварда утырткан үсентеләрне күчереп утырту өчен уңышлы көннәр санала.
Үсеп килүче Ай 19 февральдә — Балык, 22-23 февральдә — Үгезбозау йолдызлыгында булачак, димәк, җиң сызганып эш башлый аласыз.
Ә менә үсүче Ай 26-28 февральдә Кысла йолдызлыгында булганда, помидор, татлы борыч, баклажан кебек яшелчә орлыкларын утыртучылар мул уңыш алуында шик юк. Бу көннәр февральдә чәчү эшләре өчен иң уңышлысы санала.
Бакчачыларга тагын бер киңәш: 2, 16, 17, 18 февральдә, ягъни Ай тулган һәм туган көннәрдә, чәчү, күчереп утырту эшләре белән шөгыльләнергә ярамый.
Автор фотосы.