-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
3 февраль , 16:25

Каты ютәлне дә баса...

Ә сез бөтнек киптердегезме?

Каты ютәлне дә баса...
Каты ютәлне дә баса...

Бу шифалы хуш исле үләнне хуҗабикәләр яратып куллана. Бөтнек эфир майларына бай. Ул күңел болгануны киметергә, организмны уятып җибәрергә һәм ашкайнатуга ярдәм итә.

Бөтнек кушып ясалган үлән чәе сәламәтлек өчен файдалы “кышкы” эчемлекләр арасына керә. Андый хуш исле чәй мунчадан соң бик килешә.

Ә менә лимонлы чәйнең файдасын көчәйтү өчен, җылымса чәйгә бал өстәргә була. Яшел яки үлән чәе белән кушып әзерләү аеруча нәтиҗәле, чөнки бу сортлардагы полифеноллар С витаминының тәэсирен көчәйтә. Шулай ук лимонлы чәйгә имбир, бөтнек яки гөлҗимеш кушу да бик файдалы — бу эчемлекнең антиоксидант активлыгын арттыра.

Ютәл төшкәндә дә борынгылар бөтнек үләненең файдасын күргән. Эвкалипт яфрагы яисә бөтнек белән даими ингаляция ясау каты ютәлне дә басарга мөмкин. Әлеге үләннәрнең эфир маен да кулланырга була.

Бу шифалы үсемлекнең яфракларын кышкылыкка киптереп, хәтта туңдырып та саклап була.  Сезгә уянырга кирәк булса, чәйне бөтнек салып пешерегез. Ә инде нервыгызны тынычландырырга, борчылуыгызны киметергә, тынычлап йокларга телисез икән, мелисса белән чәй эчегез.

Автор фотосы.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас