-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
4 февраль , 19:05

Сертификатны кире тапшырып буламы?

– Яңа елга бер кибеттән товар сатып алу өчен сертификат бүләк иттеләр. Ләкин миңа аның кирәге юк. Сертификатны акчага алмаштырып була дип ишеткән идем. Шул дөресме?

Сертификатны кире тапшырып буламы?
Сертификатны кире тапшырып буламы?
– Күпләр әлегә кадәр бүләк ителгән сертификатларны акчага алмаштырырга ярамый, дип саный. Ләкин бу хата. Сертификат хуҗалары закон буенча акчаны кире кайтару хокукына ия, хәтта картаның гамәлдә булу вакыты чыккан булса да, дип аңлаттылар Башкортстан буенча “Роспотребнадзор” идарәсендә.
 
Бүләк сертификаты товар яки хезмәт өчен алдан түләү турындагы документ булып тора. Димәк, сертификат тотучы аванс керткән һәм кире уйлаган, яки алардан файдалана алмаган очракта бу акчаларны кире кайтарырга хокуклы.
 
Картадагы “Алмаштырылырга һәм кире кайтарылырга тиеш түгел”, дигән язуның көче юк. Ул “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы законга каршы килә һәм гражданның авансны кире кайтару хокукын гамәлдән чыгармый. Моннан тыш, кибет, әгәр карта номиналы, мәсәлән, 5000 сум булса, ә сатып алу 4500 сумга төшсә, “сдача”ны кайтарырга тиеш.
Бөтен сумманы шунда ук тотуны таләп итү законсыз. Акчаны хәтта вакыты чыккан картадан да кайтарырга мөмкин. Мондый таләпләр буенча дәгъва вакыты сертификат сатып алынганнан соң өч ел тәшкил итә.


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас