-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
6 февраль , 12:13

Шикәрдән ничек баш тартырга?

Татлы ризыкны азрак ашарга ярдәм итә торган файдалы 5 гадәт.

Шикәрдән ничек баш тартырга?
Шикәрдән ничек баш тартырга?

Шикәрне артык куллану сәламәтлек белән проблемаларга китерергә мөмкин.

Татлы ризык куллануны киметү өчен бу гадәтләрне тормышка ашырырга тырышыгыз:

1. Татлы эчемлекләрне суга алмаштырыгыз: газировкада, сутларда һәм татлы чәйдә шикәр күп.
2. Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне күбрәк ашагыз: аларда табигый шикәрләр, шулай ук витаминнар, минераллар һәм клетчатка бар.
3. Ризыкны өйдә әзерләгез: ашамлыкларга өстәлгән шикәр күләмен шулай контрольдә тоту җиңелрәк.
4. Этикеткаларны укыгыз: ризыкларның составына игътибар итегез.
5 Альтернатива табыгыз: әгәр бик нык татлы ризык теләсәгез, җиләк-җимеш, баллы йогурт, яки югары какаолы кара шоколад кулланып карагыз.

Шулай әкренләп үз тормышыгызга яңа гадәтләр кертегез.

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас