+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
7 февраль , 12:05

Бүләгеңне белеп бир!

─ Бәйрәмгә җитәкчегә бүләк ясарга иде. Бу ришвәт булып кабул ителмәсен өчен ниләр бүләк итәргә мөмкин?

Бүләгеңне белеп бир!
Бүләгеңне белеп бир!
─ Дәүләт хезмәткәрләренә вазыйфа бурычларын үтәү белән бәйле бүләкләр кабул итәргә ярамый. Бәясе 3 мең сумга кадәр булган символик презентлар, шулай ук сувенирлар, рәсми чараларда бирелгән бүләкләр һәм оешма исеменнән тапшырылганнары искәрмә булып тора.
 
Әмма арзан бүләк тә күңелсезлекләр китерергә мөмкин, дип кисәтә юристлар. Юридик мантыйк гади: бүләк бәясе түгел, ә ул ни өчен тапшырылган һәм бүләк итүче белән алучы арасында нинди дә булса бәйлелек бармы –─ шунысы мөһим.
 
Ике кагыйдәне үтәсәң, бүләкләр белән юридик проблемаларны булдырмаска мөмкин. Беренче кагыйдә: бүләк символик булырга тиеш. Мондый билгеләмәгә сувенирлар, корпоратив продукция, татлы җыелмалар, яки канцелярия товарлары керә. Икенче кагыйдә: бүләк шәхси файдага булмаска тиеш. Бүләкне аерым вазыйфалы кешегә түгел, ә оешмага адресларга кирәк. “Әгәр бүләк хезмәт өчен рәхмәт, яки киләчәктә лояльлек көтү буларак аңлатылырга мөмкин икән – бу инде котлау түгел, ә хокукый хәвеф белән яный”, – дип билгели юристлар.
 
Вазыйфа биләүче кешеләр өчен хәтта Яңа ел бүләген законсыз алу да төрле нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Түрә затлы бүләк алса, оешмада тикшерү башланырга мөмкин, ә иң начар очракта ─– ышанычны югалту һәм административ, яки хәтта җинаять җаваплылыгына тарттыру белән бәйле эштән азат ителү. Хәер, бүләк бирүчеләр өчен дә хәвефләр ким түгел. Аларга законда вазыйфалы кешенең карарына йогынты ясау омтылышы өчен –─ штраф, аерым очракларда иректән мәхрүм ителү каралган.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас