

Еш кына кулларыгыз яисә аякларыгыз ойый, аякларыгызда хәлсезлек тоя башласагыз, яки йөрәк тибеше ешая, хәтерегез начарлана икән, бу тиамин, яки В1 витамины җитмәвен күрсәтә.
Күрү сәләте төшә, күзләр бик тиз арый, теш эмалендә ярыклар барлыкка килә икән - D витамины кирәк.
Ешрак салкын тисә, хәлсезлек, нервыланасагыз, бу пантотен кислотасы, яки В3 витамины җитмәве турында сөйли.
Чәч коела башласа, тире корыса, баш әйләнү, йокымсырау, тотрыксызлык ешайса, әлеге хәл организмның В6 витаминына мохтаҗ булуы турында сөйли.
Фото: bashinform.ru