Әгәр сездә йөткерү барлыкка килсә, селтеле сулга (Боржоми) кайнар сөт өстәгез. Бу эчемлек какырыкның китүенә ярдәм итәчәк.
Мүк җиләге (клюква) һәм нарат җиләге (брусника) - үзләренең бактерицид үзлекләре буенча уникаль чара. Морс әзерләү өчен бу җиләкләрне шикәр комы белән (3:1) болгатыгыз. 2 аш кашыгы катнашмага 0,5 литр җылы су салыгыз һәм шуны эчегез.
Сарымсак белән сөт сезгә бер төн эчендә аякка басарга ярдәм итәчәк. Җылы сөткә 10 тамчы сарымсак суы салып, төнгә эчәргә кирәк.
Фото: телеграмм-каналдан