+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
13 Февраля , 06:12

Кан тамырлары чыгуны кичектереп буламы?

Хәрәкәттә - бәрәкәт.

Кан тамырлары чыгуны кичектереп буламы?Кан тамырлары чыгуны кичектереп буламы?
Кан тамырлары чыгуны кичектереп буламы?

Кан тамырлары чыгу (аны "варикоз" дип атыйлар) озак утырганда яки басып торганда барлыкка килергә мөмкин.

Варикоз авыруын профилактикалауның яхшы ысулы - җәяү йөрү. Кеше йөргәндә балтыр мускуллары кыскара башлый һәм аяклардан кан китү яхшыра.

Әгәр сез озак утыргансыз яки басып торгансыз икән — 30-40 минут һәм аннан да күбрәк, һичшиксез, 5-10 минут йөрергә кирәк. Ә иң яхшысы - файдалы гадәт булдыру. Һәр кич бер сәгать йөреп кайту.
Өйдә, эш көненнән соң, аякларыгызны югары күтәреп 10-15 минут ял итегез, аннары урамга чыгыгыз.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас