-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
14 февраль , 17:55

Тукталышны кем җыештыра?

– Үзебезнең идарәче компаниягә, җәмәгать транспортын көтү тукталышы кардан чис­тартылмаган, дип зарландым. Ә миңа анда, ихата өчен генә җавап бирәбез, диделәр. Тукталыш өчен кем җавап бирә соң?

Тукталышны кем җыештыра?
Тукталышны кем җыештыра?
─ Һәр хезмәтнең – үз җаваплылык зонасы. Шәһәр тротуарлары, юллар, автобус тукталышлары өчен муниципалитет җавап бирә. Хакимият шәһәр коммуналь хезмәтләренә чистарту бурычын куя. Алар юлларны, тротуарларны, парк һәм скверлардагы юлларны чистарта.
 
Күпфатирлы йортлар янында бу эшләрне идарәче компания яисә “ТСЖ” җыештырырга тиеш. Алар тротуарларны, баскычларны, сукмакларны, машина юлын, йорт яны стоянкасын тәртиптә тота, түбәләрдән бозларны ватып төшерә.
 
Кибетләр янында карны милекчеләр яисә арендаторлар чистартырга тиеш.
Поликлиникалар, балалар бакчалары, мәктәпләр янындагы территориянең торышы өчен учреждениеләр җитәкчелеге җавап бирә. Алар штатка ихата себерүче яллый, яки подряд килешүе төзи ала.
 
Хокук бозган өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Әгәр дә сез зыян күргәнсез икән, милеккә, гомергә һәм сәламәтлеккә зыянны каплатуны таләп итә аласыз.


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас