-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
20 февраль , 12:25

Лимон турында барысын да беләсезме?

Ашаудан һәм чәйгә салып эчүдән тыш, лимонны башка бик күп максатларда кулланып була.  

Лимон турында барысын да беләсезме?
Лимон турында барысын да беләсезме?

Яшелчәләрне пешергәндә суга бер калак лимон суты кушсаң, алар караймый.
Ашамлык турый торган тактадан исне бетерер өчен аны бер телем лимон белән ышкып алырга кирәк.

Керне агарту өчен киемнәрне сода һәм лимон сутыннан торган катнашмада ярты сәгать җебетегез.
Пигмент тапларын агарту максатында лимон сутын биткә 15 минутка сөртеп тоталар һәм юып алалар.

Чәчләр ялтырап торсын өчен 50 миллилитр лимон сутын 150 миллилитр суга кушалар һәм шуның белән чәчләрне чайкаталар.

Тырнакларны ныгыту өчен 200 миллилитр кайнар суга ярты лимон суты кушалар һәм кулларны биш минут шунда тоталар.

Азык эшкәртүне яхшыртыр өчен иртән ач килеш ике калак лимон суты салынган ике стакан кайнар су эчеп куярга кирәк. Бу ябыгырга да ярдәм итә.

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас