Бер ай элек эшемдә җитәкчелек алмашынды, кыскартулар турында сөйли башладылар. Бу миңа да кагылачак, диделәр, чөнки рәсми рәвештә мин ялгыз ана түгел, Туу турындагы таныклыкта баланың әтисе күрсәтелгән. Бу шулай була аламы?
Лениза ГАЛИЕВА.
─ Русиядә ялгыз ананың кем икәнен билгеләүче бер генә төрле норматив акт юк. Шуңа бәйле рәвештә, күп кенә эш бирүчеләр, мондый статус ирсез бала тапкан хатын-кызга гына бирелә, дип саный, ягъни әгәр Туу турындагы таныклыкта “әти” графасында сызык булса.
Ләкин бу алай түгел. Балаларын әтиләре катнашлыгыннан башка ялгыз тәрбияләүче әни “ялгыз” дип таныла. Әгәр әти кеше үлгән, яки ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, яки аларда чикләнгән, хәбәрсез югалган, акылы зәгыйфь дип танылган, сәламәтлеге буенча баланы карый алмый, җәза срогы үтә, балаларны тәрбияләүдән читләшә икән ─ күрүегезчә, исемлек күпкә киңрәк.
Шуңа күрә әгәр хезмәткәр баланы, асылда, үзе генә тәрбияләвен исбатлый алса, ул ялгыз аналар өчен хезмәт законнарында каралган гарантияләргә исәп тотарга хокуклы. Беренче чиратта бу, әлбәттә ─ эш бирүче башлангычы белән (мәсәлән, кыскарту буенча) 16 яшькә кадәр бала, яки 18 яшькә кадәр инвалид бала тәрбияләүче ялгыз ананы, оешма ябылу яисә шәхси предприятие эшчәнлеген туктату очракларыннан тыш, эштән бушатудан тыю.