─ Әгәр сезне крандагы суның сыйфаты канәгатьләндерми икән, берничә инстанциягә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Авария хезмәте. Шунда шалтыратыгыз да шикаять калдырыгыз: оператор заявканы кабул итәчәк һәм нәрсә эшләргә кирәклеген әйтәчәк, яки шунда ук мөрәҗәгатьне идарәче компаниягә яисә урындагы водоканалга тапшырачак. Авария хезмәте номерын үзегезнең идарәче компаниядә белергә була.
Идарәче компания. Кайвакыт начар суның сәбәбе – сафтан чыккан фильтрлар, яки сезнең йорттагы коммуникацияләр. Идарәче компания аларны ике атна дәвамында тикшерергә тиеш. Тикшерүне сез шәхси килеп тә, язма рәвештә дә таләп итә аласыз.
Су белән тәэмин итүче оешма. Бирегә суның сыйфатын тикшерергә заявка бирергә була. Тикшерү актының күчермәсен сезгә заявка биргәннән соң өч көн эчендә бирергә тиешләр.
“Роспотребнадзор”. Монда шикаятьне почта аша, шәхсән мөрәҗәгать итеп, яки ведомство сайты аша җибәрергә мөмкин (https://petition.rospotrebnadzor.ru/petition/), ләкин моның өчен “Дәүләт хезмәтләре”ндә исәп язуы кирәк булачак. Шикаятькә җавапны 30 көн эчендә бирәләр. Катлаулы очракларда бу срокны тагын 30 көнгә озайтырга мөмкиннәр, әмма сезне бу хакта, һичшиксез, кисәтәчәкләр.
Прокуратура һәм суд. Болары ─– соңгы чара, аларга барлык инстанцияләр үтелгән, ә су белән проблема хәл ителмәгән очракта мөрәҗәгать итәләр.