-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
5 март , 10:04

8 Мартка тәмле гөлләмә әзерләгез!

Лаләләрнең тәмлесе дә була!  

8 Мартка тәмле гөлләмә әзерләгез!
8 Мартка тәмле гөлләмә әзерләгез!

Кирәк булачак:
Зур булмаган озынча помидорлар — 1 килограмм;
Пешкән йомырка — 4;
Сыр — 200 грамм;
Краб таякчыклары — 200 грамм;
Майонез — 200 грамм;
Сарымсак — 4 теш;
Яшел суган — 100 грамм;
Кыяр — 1;
Тоз, борыч — тәменчә.

Помидорларның бер башын рәсемдәгечә лалә чәчәгенә охшатып кисегез һәм эчен алыгыз (түкмәгез, соңыннан соус ясарсыз).
Краб таякчыкларын вак итеп турагыз, сырны, йомырканы, сарымсакны кыргычтан чыгарып, майонез кушып, яхшылап бутагыз.

Эчлекне помидорларга тутырыгыз. Тышларына буялса, чиста кәгазь салфетка белән сөртеп алыгыз.
Хәзер инде тәмле лаләләребезне тәлинкәгә матур итеп урнаштырасы калды. Рәсемдәгечә, яшел суганнан - сабаклар, кыяр телемнәреннән яфраклар ясагыз.
Тәмле булсын! Бәйрәмегез күңелле үтсен!

Фото: “ovkuse.ru"

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас