-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
7 март , 08:20

МРОТ артты, ә хезмәт хаклары?

— 1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы күләмен арттырдылар. Бу хезмәт хакында нинди чагылыш табачак? Төрле пособиеләр һәм “отпускной”лар ничек үзгәрәчәк?

МРОТ артты, ә хезмәт хаклары?
МРОТ артты, ә хезмәт хаклары?
– Урал коэффициентын исәпкә алып, Башкортстанда минималь хезмәт хакы 32934 сум тәшкил итә. Әгәр хезмәткәр тулы ставкага эшли икән, аның хезмәт хакы бу суммадан түбән була алмый.
Хезмәт хакы окладны, стимуллаштыручы һәм компенсация түләүләрен, шулай ук башка өстәмә түләүләрне үз эченә ала. Әмма Русиянең Конституцион судыннан аңлатуларынча, минималь хезмәт хакына төнге, ял һәм бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен, эштән тыш хезмәт өчен түләүләр; һөнәрләрне һәм вазыйфаларны бергә алып барган өчен өстәмә түләүләр, шулай ук, компенсация түләүләре кертелми.
 
Вакытлыча эшкә яраксызлык, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр һәм башка мәҗбүри түләүләр күләме, шулай ук, минималь хезмәт хакы күләменә бәйле. 1 гыйнвардан “больничный”лар артты. Пособиенең максималь күләме –─ көненә 6827 сум, ә минималь күләме МРОТ арту белән артты.
Отпускның бер ял көне өчен түләү республика буенча минималь хезмәт хакыннан исәпләнгән уртача көнлек хезмәт хакыннан –─ көненә 1063,38 сумнан ─– түбән була алмый.
 
Хезмәт хакын МРОТтан түбәнрәк исәпләү административ җаваплылыкка китерә. Вазыйфа биләүче кешеләргә – 10-20 мең сумга кадәр, оешмаларга 30-50 мең сумга кадәр штраф каралган. Кабат хокук бозулар булганда санкцияләр катгыйлана.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас