– Сынау срогы хезмәт килешүе төзелгәнче билгеләнә алмый, бу ─ аның шартларының берсе, ягъни хезмәткәр сынауны рәсмиләштерелгән килеш уза. Сүз студент кыз турында барганда шунысын да билгеләү мотлак: 18 яшьтән кечерәк булган хезмәткәрләр; дәүләт аккредитациясе булган программалар буенча урта һөнәри яисә югары белем алган һәм диплом алганнан соң бер ел эчендә беренче тапкыр алынган белгечлек буенча эшкә керүче чыгарылыш сыйныф укучылары өчен эшкә кабул иткәндә сынау билгеләнми. Хезмәт хакына килгәндә, хезмәт кануннары сынау срогы вакытына штат расписаниесендә каралганнан түбәнрәк хезмәт хакы билгеләүне тыя.
Сынау срогы, оешма җитәкчеләреннән, аларның урынбасарларыннан, баш бухгалтерлардан һәм аларның урынбасарларыннан, филиаллар, вәкиллекләр җитәкчеләреннән тыш, теләсә нинди очракта да өч айдан артмаска тиеш — алар өчен ул алты айга кадәр билгеләнергә мөмкин. Шуны да белү мөһим: хезмәткәрнең “больничный”да булу вакыты һәм ул эштә булмаган башка чорлар сынау вакытына исәпкә алынмый.