Соңгы елларда ил Хөкүмәте автомобиль-челәрне машиналарын газ-мотор ягулыгына күчерергә актив дәртләндерә. Ил Президенты Владимир Путин билгеләвенчә, газ ягулыгы хәтта электромобильләргә караганда да өстенлекле булып тора, чөнки электрны һәрвакытта да тирә-як мохитне пычратмыйча җитештереп булмый. “Электр энергиясен алу өчен башта аны эшләп чыгарырга кирәк, һәм электр энергиясенең шактый өлеше күмер кулланып җитештерелә. Бу ─– бик азлар тарафыннан гына исәпкә алынучы җитди нәрсә”, –─ диде Президент.
Әле кайчан гына газ ягулыгы турында сөйләгәндә, ешрак пропан-бутанны телгә алдылар, хәзер исә метан зур популярлык яулый. Пропан-бутан катнашмасы – нефть эшкәртү продукты, метан –─ табигый газ: ул чистарак, фильтр аша үткәрүгә мохтаҗ түгел һәм двигательнең хезмәт итү вакытын бер ярым-ике тапкыр озайта.
Бу нигә кирәк?
Газ ягулыгының төп өстенлекләре –─ аның түбән бәясендә һәм экологик яктан чиста булуында. Бу бигрәк тә халык саны күп булган шәһәрләр өчен актуаль, анда яшәүчеләр автомобиль эшләп чыгарган газлардан зыян күрә. Газ-мотор ягулыгын кулланганда автомобильдән атмосферага зарарлы матдәләр чыгару күләме 80 процентка кадәр кими. Сөрем газын чыгару ике-өч тапкыр кими, азотның зыянлы калдыклары, бензин һәм дизель ягулыгы белән чагыштырганда, 90 процентка кимрәк.
2022 елдан башлап машинасын газ-мотор ягулыгына күчерергә карар иткән автомобильчеләргә дәүләт шактый ташламалар тәкъдим итә:
– транспорт салымын түләүгә 50 процент ташлама,
– газ-баллон җиһазларын урнаштыру чыгымнарын 80 процентка кадәр компенсацияләү.
Дәүләт субсидияләү программасында җиңел һәм йөк машиналары хуҗалары да катнаша ала. Бердәнбер чикләү – автомобиль 15 елдан да өлкәнрәк булырга тиеш түгел.
Кая мөрәҗәгать итәргә?
Газ корылмасын урнаштыру –─ катлаулы процедура, шуңа күрә бу эшне бары тик профессионалларга гына ышанып тапшыру зарур. Моның өчен яңадан җиһазлау һәм техник хезмәт күрсәтү пунктына мөрәҗәгать итегез. Алар бөтен республика буенча эшли, һәм аларны табу кыен түгел: пунктларның тулы исемлеген www.gazprom-agnks.ru/ сайтында “Автомобильне кайда яңадан җиһазландырырга” бүлегендә карарга мөмкин. Сервиска мөрәҗәгать итәсез һәм шул ук көнне экономиялерәк һәм экологик яктан чиста “ат”ыгызны кире аласыз.
─ Метанга күчү җиңел, –─ ди “Газпром газ-мотор ягулыгы” ягулык салу станцияләре челтәре белгечләре. – Нигездә сезнең гамәлләрегез яңадан җиһазлау һәм техник хезмәт күрсәтү пунктын сайлаудан, документларга кул куюдан һәм транспорт чарасындагы үзгәрешләрне теркәү өчен ЮХХДИга бер тапкыр мөрәҗәгать итүдән гыйбарәт булачак. Яңадан җиһазлау пунктлары бөтен техник һәм кәгазь эшенең зур өлешен үз өстенә алачак.
Соңыннан өч елга бер тапкыр мотлак рәвештә баллоннарның арытаба файдалануга яраклылыгын тикшерү узарга кирәк булачак. Шулай ук, автомобиль авариягә тарыган очракта тикшерү кирәк булачак, чөнки бәрелешү баллонны деформацияләргә, яки җимерергә мөмкин. Әмма монда шуны билгеләп үтү зарур, газ баллоннары югары ныклык белән аерылып тора, аларның зарарлану ихтималы аз. Хәтта бик җитди авария вакытында да газ баллоны бик сирәк шартлый, чөнки газны ябучы саклагыч клапан моңа юл куймый.
Заправкалау станцияләре җитәрлекме?
Бәхеткә, республикада мондый мәсьәлә тормый, чөнки төбәктә газ заправкалары белән проблемалар юк. Алар бездә 70тән артык, газ ягулыгы салу станцияләре саны буенча без илдә лидерлар арасында. Башкортстан, тулаем алганда, газ-мотор ягулыгы базарын үстерүдә алдынгы урыннарны били. Монда газ-мотор ягулыгын куллану күләме, төбәк ярдәме чаралары, ягулык салу станцияләре саны, экологик нәтиҗә исәпкә алына. Сүз уңаеннан, республикада җәмәгать транспорты күптән инде экологик ягулыкка күчте. Транспортчылар исәпләве буенча, метанда йөрүче бер автобус елына миллион сумга якын акчаны экономияли. Кыю рәвештә бөтен республика буйлап сәяхәтләргә газда йөрергә һәм буш баллон белән калудан курыкмаска мөмкин.
ӘЙТКӘНДӘЙ...
Автомобиль ике төрле ягулыкта да йөри
Күпчелек очракта автомобильгә газ җиһазын урнаштырганда бензин багын сүтәргә кирәкми –─ алар бер-берсенә комачауламый. Машина газда хәрәкәт итә, ә инде баллонда газ бетә икән, хәрәкәтне сыек ягулыкта дәвам итәчәк.
БУ – МӨҺИМ!
Газ җайланмасы урнаштыру транспорт чарасының конструкциясен үзгәртү дип санала. Шуңа күрә аны ЮХХДИда законлаштырырга һәм ПТСка үзгәрешләр кертергә кирәк.
Метанның өстенлекләре нәрсәдә?
1. Акчалата файда. Метан “АИ-95” бензиныннан 2-2,5 тапкыр арзанрак.
Тәүлегенә 200 километр йөргән җиңел автомобиль өчен бензинны газга алмаштырудан икътисади файда аена 17500 сум тәшкил итә.
2. Экологик яктан чисталык. Метан атмосфераны пычратмый, чөнки ул һавадан җиңелрәк, агып чыкканда тиз парга әйләнә.
3. Двигательнең ресурсы. Двигательдәге табигый газның тулысынча янып бетүе нәтиҗәсендә детальләрнең тузу дәрәҗәсе кими, май озаграк хезмәт итә.