-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
20 март , 08:40

Кредит алырга иде

- Микрофинанс оешмасыннан заем рәсмиләш­терергә телим. Килешүдә нәрсәләргә ныграк игътибар итәргә кирәк?

Кредит алырга иде
Кредит алырга иде
─ Иң элек компаниянең микрофинанс оешмаларының дәүләт реестрына (МФО) керүен тикшерегез. Моны Русия Банкы сайтында эшләргә мөмкин. Бу реестрда булмаган оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
 
Килешүне имзалаганчы игътибар белән укыгыз. Закон буенча сезгә уйлану һәм документларны өйрәнү өчен биш көн бирелә. Бу вакыт эчендә сезнең өчен займ шартлары үзгәрә алмый. Килешүдәге һәм МФО реестрындагы мәгълүматларны чагыштырыгыз: тулы һәм кыскартылган исемнәре, ОГРН, ИНН, адрес. Кайвакыт мошенниклар билгеле МФО сайтларын күчереп ала, охшаш исемнәр һәм логотиплар куллана. Килешүдә реквизитларны чагыштыру бу тозакка капмаска ярдәм итәчәк.
 
Әгәр барысы да яхшы икән, килешүнең беренче битенә игътибар итегез: уңдагы өске почмакта квадрат кысаларда заемның тулы бәясе процентларда һәм сумнарда күрсәтелергә тиеш. Хәзер бер елга кадәр заемнар өчен заемщикның гомум бурычы, барлык процентларны һәм комиссияләрне дә кертеп, заемның башлангыч суммасыннан 130 проценттан артмаска тиеш.
 
Якын арада берничә мөһим яңалык үз көченә керәчәк. Алар заемщикларны бурыч тозагына эләгүдән, мошенниклардан сакларга һәм микрофинанслау базарында намуссыз практикаларны бетерергә ярдәм итәргә тиеш.


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас