– Чыннан да, дипфейклар – бүген кибермошенниклар акча урлау өчен киң куллана башлаган хәйләләрнең берсе. Исегезгә төшерәбез, реаль кешеләрнең виртуаль күчермәләрен шулай атыйлар. Үзенә күрә бу аферистлар тарафыннан нейрочелтәрләр ярдәмендә барлыкка китерелгән санлы игезәкләр.
Мондый игезәкне булдыру әллә ни авыр түгел, чөнки кешеләр, Русия Банкы, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары тарафыннан даими кисәтүләргә карамастан, Интернетта үз фотографияләрен һәм шәхси мәгълүматларын урнаштыруны дәвам итә. Җинаятьчеләргә махсус программа ярдәмендә образ ясарга һәм аны мессенджерлар яки социаль челтәрләр аша прототипның туганнарына һәм якыннарына җибәрергә генә кала. Мондый видеороликларда, яки аудиохәбәрләрдә “ялган кеше” реаль кеше исеменнән ул, янәсе, тарыган авыр хәл турында сөйли.
Еш кына бу нинди дә булса җитди авыру яки юл һәлакәте. Шул ук вакытта, әлбәттә, ашыгыч рәвештә акча кирәк. Мошенниклар прототип исеменнән акчаларны билгеле бер исәпкә күчерүне сорый. Кайчагында аферистлар танылган кешеләрнең дипфейкларын төзи һәм алар исеменнән хәбәрләр җибәрә. Чөнки үтенеч белән билгеле шәхес мөрәҗәгать итүе ныграк тәэсир итә.
Шуңа күрә Русия Банкы гражданнарны кисәтә: нейрочелтәрләр ярдәмендә теләсә кемнең сурәтен ясап була. Мондый провокациядән үзеңне саклау бик гади: беркемгә дә ышанырга ярамый. Бигрәк тә акча турында сүз чыкканда.
Шуңа күрә, финанс ярдәме сорап тавышлы, яки видеохәбәр аласыз икән, акча күчерергә ашыкмагыз. Иң элек шундый үтенеч белдергән кешегә шалтыратыгыз. Һәм мәгълүматны яңадан тикшерегез. Әгәр дә һәркем әлеге киңәшне кагыйдә итеп алса, алданмассыз да, акчасыз да калмассыз.