2 апрельдә, ягъни Ай тулган көнне, бакча эшләре белән шөгыльләнергә ярамый. Ә менә 4-5 апрель орлыклар чәчү, күчереп утырту өчен уңайлы көннәр булачак. 14-15 апрельдә кимүче Ай — Балык, 19 апрельдә үсеп килүче Ай — Үгезбозау, 22-23ендә Кысла йолдызлыгында булганда чәчү, күчереп утырту өчен иң уңышлы көннәр санала. Бу көннәрдә чәчкән, утырткан яшелчәләр мул уңыш бирәчәк, ди тәҗрибәле бакчачылар.
1, 3, 4, 5, 14, 15, 19, 22, 23, 29, 30 апрель - кыяр, ташкабак, базилик, иртә өлгерә торган помидор утырту өчен аеруча уңышлы көннәр. Помидор өчен соң инде, димәгез, соң чәчсәгез дә, үсентеләр тиз шытачак һәм тиз үсәчәк. Бу вакытта утырткан орлыклардан ныклы һәм чыдам үсентеләр үсә, яшелчәләр мул уңыш бирәчәк. Шулай ук, мартта утырткан помидор, борыч, баклажан үсентеләрен күчереп утыртырга була.
Тамырлары саклансын һәм яхшы тармаклансын өчен үсентеләрне аерым чүлмәкләргә, савытларга күчереп утырту киңәш ителә. Аерым үскән үсенте җиргә утырткач, тиз һәм зыян-зарарсыз тамырланып китә, аның уңышы да 10-12 көнгә иртәрәк җитешә, утыртканнан соң яфраклары саргаймый, шиңми, коелмый. Ә помидорда иң иртә уңыш бирә торган беренче чәчәк төркемнәре саклана.
Автор фотосы.