+7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
5 апрель , 21:40

Йокысызлыктан ничек котылырга?

Тыныч, уянмыйча йоклау – сәламәт яшәүнең нигезе.

Йокысызлыктан ничек котылырга?
Йокысызлыктан ничек котылырга?


Йокысызлыкның беренче билгеләре күренә башлауга ук төрле дарулар куллана башлау - зур хата. Башка чараларны да кулланып карарга кирәк.

Мәсәлән, йокы бүлмәсе иң тыныч бүлмә булырга тиеш. Урын өстенә проблемаларыгыз белән бергә менеп ятмагыз. Җиңел генә язылган күңелле китапларны уку да файдалы.

Ашап, яки ач карын белән йокларга яту да әйбәт түгел. Ә менә дару үләннәре кушып ясалган кайнар ванна керү, мендәр астына лаванда куеп яту әйбәт йоклата.

Фото; Башинформ

 

Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас