+13 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
10 Апреля , 06:09

Яңа яздан яңа көч туплыйбыз!

Апрель – дөньяның яңару вакыты. Озын, салкын, караңгы кыштан соң безнең тормышка кояш килеп керә. Ләкин безнең көчләр чамалы. Арыганлык тойгысы бар, витаминнар җитми, яңа тәэссоратлар да кирәк кебек... Бу вакытта үзеңә ничек ярдәм итәргә, көч табарга, күңелне күтәрергә, сәламәтлекне яхшыртырга, тормышка матур эмоцияләр өстәргә соң? Бу уңайдан берничә киңәш.  

Яңа яздан яңа көч туплыйбыз!Яңа яздан яңа көч туплыйбыз!
Яңа яздан яңа көч туплыйбыз!

Чисталык мөһим!

Борынгыдан килгән матур гадәт – яз көне йорт-фатирларыбызны чистарту. Бу – бик яхшы эш! Ләкин хәл чамалырак булса, нишләргә соң?
Кечкенә адымнарның көче турында күпләрнең ишеткәне бардыр. Әгәр көн саен өйнең кечкенә генә почмагын булса да җыештырсаң һәм юсаң, торак акрынлап чип-чиста булачак. Аш-су бүлмәсеннән башларга була. Я булмаса, иң беренче чиратта кирәкмәгән әйберләрне барлап, артык нәрсәләрдән арынырга.
Шулай да хатын-кызларның күбесе язгы чистарыну эшләрен тәрәзәләрдән башлыйдыр. Тәрәзәләр – өйнең күзләре. Алар аша безнең өйгә кояш нурлары керә. Тәрәзәне юып, бүлмәгә язгы саф һава, якты кояш нурлары кертсәгез, күңелегезнең күтәрелеп киткәнен сизми дә калырсыз!

Витаминнар кирәк!

Яз көне алар аеруча мөһим. Ләкин сүз даруханәләрдә сатылган төймәләр турында түгел. Яшелчә-җимеш аша организмга кергән витаминнар яхшы үзләштерелә. Яз көне иң яхшысы – яңа гына өлгергән яшел аштәмләткечләр. Мәсәлән, яшел суган, салат, укроп, петрушка. Хәзер теләсә кайсы супермаркетта аларны сатып алырга мөмкин.
Ләкин бу яшел витаминнарны тулыландыруның башка варианты да бар: алдагы киңәш буенча юылган чиста тәрәзә төбенә мини-яшелчә бакчасы ясарга. Үзеңнең тәрәзә төбендә үскән яшел суганны күрү дә кәефне күтәрергә мөмкин. Өйдә балалар булса, аларга кыякларның ничек үсүен күзәтү кызыклы һәм файдалы да булачак.

Матурлыксыз булмый!

Өйдә ремонт ясау мөмкинлеге булмаса да, бераз матурлык өстәү начар түгел. Аш-су бүлмәсендәге өстәлгә яңа ашъяулык җәяргә була. Яисә диван япмасын алмаштырырга. Өйдә яңа матур гөл барлыкка килүдән дә яшисе килеп китәргә мөмкин! Берничә якты төс өстәсәң, тирә-як та инде бөтенләй башкача күренә башлый. Монда һәркемнең үз теләге булырга мөмкин. Бәлки, кемдер яңа чәйнек алырга хыялланып йөргән булгандыр. Ләкин искесе дә начар түгел кебек бит әле... Икеләнмәгез, алыгыз. Бер генә яшибез, күңелгә якын матур әйберләр кулланып яшәү дөресрәк бит?

Туклануга игътибар итегез!

Яз – рационны яңартырга яхшы вакыт. Кыш көне күп калорияле ризыкларны җитәрлек кулландык, яз көне җиңелрәк, ләкин туклыклы ризыклар файдалы булыр.
Көн саен сөт ризыклары кулланыгыз. Кефир арыганлык тойгысын, йокы килүне киметер, көч өстәр. Эремчек тырнакларны ныгытыр, чәчләрне, бит тиресен матурлар. Мөмкинлеккә карап, төрле чикләвекләр дә ашарга тырышыгыз. Ләкин көн саен аз гына күләмдә.

Саф һава – яхшы дәва!

Апрель – саф һавада озаклап җәяү йөрер өчен искиткеч вакыт. Хәтта тузанлы шәһәрдә яшәсәгез дә. Әлбәттә, кайвакыт моңа вакыт кына түгел, көч тә табып булмый. Ләкин шундый парадокс бар – энергиябез артсын өчен ул сарыф ителергә тиеш!
Эшкә барганда юлның бер өлешен генә булса да җәяү үтәргә мөмкин. Уяна, яшәрә башлаган дөньяга сокланып. Мәсәлән, японнар бу вакытта сакура чәчәк атуын карарга йөри. Бездә сакура юк, ләкин башка бик күп гаҗәеп үсемлекләр бар. Гади тирәк яки каен. Бөтен эш кәефнең, күңел халәтенең нинди булуында бит.
Саф һавада йөрүнең үз кагыйдәләре бар. Бу чара ашыкмыйча һәм ваемсыз халәттә башкарылырга тиеш. Шул ук вакытта коммуналка түләүләре, ипотека, көндәлекләрдәге “икеле”, ата-аналар җыелышы, таләпчән җитәкче һәм эштәге “аврал” турында уйларга кирәкми. Язгы күк йөзенең искиткеч сафлыгы, язга сөенгән агачларның матурлыгы турында уйлагыз... Болытларның хәрәкәтен күзәтү, чыпчыкларның чыркылдавын тыңлау да бик файдалы!
Монда төп шарт – даимилек. Саф һавада йөрүне атнага кимендә бер булса да оештырыгыз.
Яз сезгә сәламәтлек, күтәренке кәеф, матурлык тулы көннәр алып килсен!

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас