─ Андый проблема, чыннан да, бар. Бу очракта эш бирүче, кагыйдә буларак, барлык эшләми торган бәйрәм көннәре Хезмәт кодексының 112нче мәддәсендә санап үтелгән, ә төбәк бәйрәмнәре анда юк, дип аклана.
Әмма хезмәт мөнәсәбәтләре Хезмәт кодексы һәм башка федераль законнар белән генә түгел, ә ил төбәкләре законнары белән дә көйләнә. Бу хакта Хезмәт кодексының 5нче мәддәсендә әйтелгән. Бездә бу ─ 27.02.1992 елгы “Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында”гы канун, аның нигезендә Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала. Әгәр оешманың аерым бүлекчәсе республикада урнашкан булса, эш бирүче ял көне бирергә тиеш.
Хезмәткәр эшләми торган көнне эшкә чыкса, хезмәт хакы икеләтә күләмдә түләнә, яки аңа ял бирелә.