+8 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Мең дә бер киңәш
15 Апреля , 06:30

Теплицада помидорга салкын тимәсен, дисәң...

Бакчачылар аның серен яхшы белә.

Теплицада помидорга салкын тимәсен, дисәң...Теплицада помидорга салкын тимәсен, дисәң...
Теплицада помидорга салкын тимәсен, дисәң...
Башка елларда теплицага помидор, борыч үсентеләрен апрельдә чыгарып утырта идек, бу вакытта алар гөрләп үсә иде, дисезме? Тәҗрибәле бакчачылар өчен тышта буранлап кар явамы, җил котырамы — алар табигать көйсезлегеннән куркып тормый. Быел да күпләр теплицага үсентеләрне язның алдаткыч җылы көннәрендә үк чыгарып утыртты инде.

Алдагы көннәрдә синоптиклар вәгъдә иткән кыраулар, һава температурасының төнлә 6 градуска кадәр төшүе теплицадагы помидорларга зыян салмасын өчен берничә киңәшкә игътибар итегез.

Беренчедән, теплицагыз яхшылап җыелган булырга, анда бер генә тишек тә, ягъни җил үтә торган урын да калмаска тиеш.

Икенчедән, теплицада һәрвакыт зур савытлар белән су торырга тиеш, салкында ул җылылык бүлеп чыгара.

Өченчесе һәм иң мөһиме - үсентеләр өстенә тагын бер-ике кат спанбонд (ак тукыма) ябарга кирәк. Мөмкинлек булса, төнгелеккә җылыткыч куярга була.

Тагын бер шарты бар: иртән кояш нурлары төшә башлау белән һәр үсенте төбенә җылы су салып чыгыгыз. Бу яшелчәләрдә төнлә кичергән стрессны бетерә.

 
Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас