+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
16 Апреля , 09:00

Җимеш агачларын корткычлардан эшкәртергә онытмагыз!

Мондый эшләрне соңга калмый башкарырга кирәк.

Җимеш агачларын корткычлардан эшкәртергә онытмагыз!Җимеш агачларын корткычлардан эшкәртергә онытмагыз!
Җимеш агачларын корткычлардан эшкәртергә онытмагыз!

— Бакчаны корткычлардан саклауның яхшы ысулы — тиешле дару белән эшкәртү, ди белгечләр. Моны дүрт этапта эшләргә кирәк.

Бөреләр бүрткәч тә эшне башлау мөһим.
Икенче этап — яфраклар ачылгач. Чөнки нәкъ яшелләнеп чыккан яфраклар корткычлар өчен иң тәмле азык.
Өченче этап – куаклар һәм агачлар чәчәк атар алдыннан. Тик чәчәк атты икән, дару белән эшкәртергә ярамый. Агуы җимешнең уртасында торып калачак.
Дүртенче этап — чәчәк атҡаннан соң эшләнә. Алма агачының җимешләре баш бармак тырнагы кадәр, карлыган һәм крыжовник борчак кадәр булгач, дару сибегез.
Агачларны һәм куакларны тулысынча эшкәртергә кирәк. Очыннан алып, кәүсәсенең төбенә кадәр. Бер зур агачка 5- 6 литр, куакка 1-1,5 литр дару эремәсе сарыф ителә. Препаратларга килгәндә исә корткычларның күпчелегенә каршы көрәшкәнен алырга кирәк. Агу булачак уңышка начар тәэсир итә дип курыкмагыз, аларның үсентеләрне саклау вакыты чикләнгән.


Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас