+13 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
16 Апреля , 01:34

Телефонны сул колакка куеп сөйләшегез!

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, иң озын гомерле милләт булып японнар санала. Аларда уртача гомер озынлыгы 84,5 яшь тәшкил итә.

Телефонны сул колакка куеп сөйләшегез!Телефонны сул колакка куеп сөйләшегез!
Телефонны сул колакка куеп сөйләшегез!

Озын гомер серен алар диета һәм хәрәкәт белән аңлата. Алар, башлыча, диңгез азыклары, балык, яшелчә-җимеш ашый. “Көненә 10 мең адым” ясау да алардан чыккан.

Японнар тагын шулардан кисәтә:
1. Телефоныгызны сул колакка куеп сөйләшегез.
2. Тәүлегенә кофены бер тапкыр гына эчәргә.
3. Даруларны салкын су белән эчмәскә.
4. Кичке 5тән соң ашамаска.
5. Майлы азык ашауны киметергә.
6. Иртән суны - күп, кичен аз эчәргә.
7. Телефон зарядкаларына якын утырмаска.
8. Иң яхшы йокы - кичке 10нан иртәнге 6га кадәр.
9. Дару эчкәч тә сузылып ятмаска.
10. Телефон зарядкасы аз калганда кулланмаска, чөнки аның радиация күләме мең тапкырг арта.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас