+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Мең дә бер киңәш
19 Апреля , 04:15

Кишер утыртырга соңламагыз!

Утырту өчен урынны да дөрес сайларга кирәк.

Кишер утыртырга соңламагыз!Кишер утыртырга соңламагыз!
Кишер утыртырга соңламагыз!
Бакчачылар кишерне, гадәттә, апрель уртасында, көннәр 4-6 градуска кадәр җылы торганда утыртырга күнеккән. Соңрак өлгерә торган сортларны 5-10 майга кадәр утырталар. Бу яшелчә кыраудан курыкмый, үсентеләре 4 градуска кадәр салкыннарга чыдам. Ә менә аны көз утыртучылар кар эрү белән тигез, яшел шытымнар чыгуына сөенә. Көздән утыртып калдыру уңыш алуны 15 көнгә тизләтә дә әле.

Киләсе елда кишер мул, төз һәм матур булсын, дисәгез, берничә киңәшне истә тотыгыз.
Тамыразыкны җиңел туфраклы, органик матдәләргә бай түтәлгә утыртыгыз. Янмаган тирес кертергә ярамый.

Урынын сайлаганда, помидор, бәрәңге, суган, кәбестә, кыяр, ташкабак үскән җиргә утырту яхшырак булыр. Узган елда кишер, яки петрушка үскән җиргә утыртмаска тырышыгыз.

Күп нәрсә сортка бәйле. Үзегез белгән яисә танышларыгыз киңәш иткән сортларны гына утыртыгыз.

Кишерне дөрес утыртыгыз. Орлыкларны рәт арасын 20шәр сантиметр калдырып, 2 сантиметр тирәнлеккә утыртырга кирәк.

Көзен дә, язын да утырткан кишерне мүлчәлиләр.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас